Беренче пассажирлар бүген 07: 25 сәг ОМ-173 судносында Ташевкага кадәр, аннары 07: 30 сәг. Идел буйлап Мәскәү-160 судносында Свяжскига кадәр китте.
"2023 елгы навигациягә пассажирлар ташу ун социаль-әһәмиятле маршрут буенча башкарылачак. Әлеге маршрутларда 12 тизйөрешле судно һәм теплоход файдаланылачак», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының һава һәм су транспорты бүлеге башлыгы Алмаз Абдрахманов.
Навигациягә әзерләнү «ТР Флоты» АҖ һәм «Яр Чаллы» җитештерү берләшмәсе» тарафыннан гамәлгә ашырылды. Казан елга портыннан һәм Чистай шәһәреннән пассажир ташулары «ТР Флоты» АҖ суднолар йөреше компаниясе тарафыннан башкарылачак.
Казан елга портыннан беренче рейслар һәр көнне Печище, Югары Ослан, Студенец, Садовая, Түбән Ослан, Ключищищи, Матюшинога кадәр барачак. Шеланга тукталышына дүшәмбе -җомга көнне, ә шимбә һәм якшәмбе көнне Кызыл Байракка кадәр хәрәкәт итәчәк. Чистайдан рейслар 07.00 сәгатьтә, Кызыл Ярдан 17.00 сәгатьтә чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә булачак.