«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 1 май көнне Казан шәһәренең Совет районындагы Николай Ершов урамында автомобиль юлын ремонтлый башладылар.
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.
2022 елның 15 апреленнән 26 апреленә кадәр Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә төзекләндерелгән юлларны комиссия тикшерде. «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 2018 елдан 2021 елга кадәр әлеге юлларда төзелеш-монтаж эшләре башкарылды.
2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районындагы «М-7 «Идел» - Сәкинәс» -Омар автомобиль юлын проектлау, реконструкцияләү һәм карап тоту эшләрен башкару буенча дәүләт контракты төзелде.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертү максатында юл хәрәкәтенең интенсивлыгы мониторингы системасын үстерүне гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының 42 объектында төзекләндерү эшләрендә «РОСДОРНИИ» ФАУ реестрына кертелгән яңа технологияләр һәм материалларны куллану планлаштырыла. Шул исәптән Казан агломерациясенең 16 объекты, Чаллы агломерациясенең 7 объекты, Түбән Кама агломерациясенең 3 объекты һәм 16 региональ челтәрдә 16 объект бар.
“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында агымдагы елда Идел буе районында урнашкан Салмачи бистәсендәге 3,5 чакрым озынлыктагы Үзәк урамга ремонт ясалачак.
2022 елның 13-14 апрелендә Чиләбе шәһәрендә «Автомобиль юлларын төзекләндерү һәм карап тотуның яңа прогрессив технологияләре» дип исемләнгән ел саен уза торган конференциясе оештырылды.
2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында 23 күпер корылмасын норматив хәлгә китерү планлаштырыла, аларның 19 агымдагы елда файдалануга тапшырылачак. 2022 елга финанслауның күләме 1,8 млрд сум тәшкил итә.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проектның юл эшләре программасы Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәре башкарма комитетлары тәкъдимнәрен исәпкә алып формалаштырыла.