Милли проект буенча Татарстанда шәһәрнең 4 урамында һәм 2 төбәк объектында юл эшләре башланды

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

Республика «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. 2022 елга финанслауның гомуми суммасы 6 млрд 787 млн сум тәшкил итә, шул исәптән 2 млрд 106 млн сум - федераль бюджет чаралары, 4 млрд 681 млн сум - республика акчалары.

«Агымдагы елда региональ әһәмияттәге 91,3 чакрым юлны ремонтлау планлаштырыла», - диде министр. Казан агломерациясендә 33,8 чакрым юл ремонтланачак, шул исәптән 8,4 чакрымы - Казан шәһәре урамнары һәм 25,4 чакрымы - региональ юллар. Чаллы агломерациясендә 2,5 чакрым юл реконструкцияләнәчәк һәм 20,3 чакрымы ремонтланачак. Түбән Кама агломерациясендә - 3,14 чакрым юлга капиталь ремонт ясау каралган. 

Хәзерге вакытта шәһәрнең 4 урамында һәм 2 төбәк объектында юлны төзекләндерү эшләре башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International