Татарстанда милли юл проекты кысаларында 23 күпер корылмасын норматив хәлгә китерү планлаштырыла

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында 23 күпер корылмасын норматив хәлгә китерү планлаштырыла, аларның 19 агымдагы елда файдалануга тапшырылачак. 2022 елга финанслауның күләме 1,8 млрд сум тәшкил итә.

Юл эшләре 20 муниципаль берәмлектә башкарылачак, шул исәптән:

- Питрәч муниципаль районында. Биредә Чита авылы янындагы "Питрәч - Чита - Янцевар" автомобиль юлында, 16+880 чакрым ераклыктагы күпер төзекләндереләчәк;

- Чүпрәле муниципаль районында. Кече Чынлы елгасы аша күперне төзекләндерү, 0+800 чакрым;

- Аксубай муниципаль районында. «Чистай - Аксубай - Норлат» автомобиль юлында Олы Сөлчә елгасы аша күперне ремонтлау Иске Мокша, 2+125 чакрым;

- Тукай муниципаль районында. "Князево - Казиле - Иске Абдул - Торнаташ" автомобиль юлындагы инеш аша күперне ремонтлау, 10+387 чакрым.  

Чаралар кысасында таушалган тимер-бетон, корыч конструкцияләрне алыштыру, терәкләрне ныгыту һәм асфальт-бетон өслекләрен салу эшләре башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International