2022 елның 15 апреленнән 26 апреленә кадәр Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә төзекләндерелгән юлларны комиссия тикшерде. «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 2018 елдан 2021 елга кадәр әлеге юлларда төзелеш-монтаж эшләре башкарылды.
"Главтатдортранс" ДКУ кураторлары подряд оешма вәкилләре белән берлектә гарантиядәге юлларның техник торышын тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 410 тикшерү акты төзелгән, шуларның 188 кисәтүләр теркәлгән.
Теркәлгән төп кимчелекләр - асфальт-бетон өслекләрендә аркылыга һәм буйга барлыкка килгән ярыклар.
Норматив документлар нигезендә юл өслегенә гарантия вакыты 2 елдан 4 елга кадәр тәшкил итә. Подрядчы оешмалар адресына кисәтүләр җибәрелгән, агымдагы елның 15 июненә кадәр кимчелекләрне бетерү турында таләпләр юлланган.
“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында республикада 4 ел эчендә 852 чакрым автомобиль юллары ремонтланды.
Быел Татарстанда илкүләм проект буенча барлыгы 91,3 чакрым автомобиль юлын, шул исәптән 31,5 чакрым региональ әһәмияттәге юлларны, 33,8 чакрым Казан агломерациясе, 22,9 чакрым Чаллы агломерациясе һәм 3,14 чакрым Түбән Кама агломерациясе юлларын ремонтлау планлаштырыла.