5 августтан Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында “Актаныш - Пучы”-Бүләк автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Бу төзекләндерү эшләренә бәйле, 5,1 чакрымнан 9,9 чакрымга кадәр юл озынлыгында капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Транспорт хәрәкәтен туктату 2022елның 30 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
Бүген "Казан-1" тимер юл вокзалыннан иртәнге 05:10 сәг. беренче электр поезды Казан - Түбән Новгород маршруты буенча китте.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында «Казан-Ульяновск» - Иске Барыш-Кама Тамагы автомобиль юлы участоклары ремонтланды.
«ИНФОРМАВТОДОР» автомобиль юллары буенча мәгълүмат үзәге журналистлар өчен юл тармагы үсеше темасын иң яхшы яктыртуга багышланган «Юл навигаторы» ел саен оештырыла торган бөтенроссия конкурсын үткәрү турында игълан итте.
Nordwind авиакомпаниясе Казаннан Иркутск шәһәренә яңа туры рейслар җибәрә.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасында «Шәле (М-7) - Баулы (М-5) түләүле автомагистрален төзү өчен инертлы материаллар җибәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Азнакай-Ютазы-М-5 автомобиль юлын ремонтлау сәбәпле Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында 34,8 чакрым - 39,7 чакрым участокта транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Чикләүләр 2022 елның 15 августыннан 30 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
2022 елның 8 августыннан Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе яңа Казан - Мурманск - Төмән юнәлешен ача. Самолетлар атнага өч тапкыр - дүшәмбе, сишәмбе һәм шимбә көннәренә билгеләнгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы - Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә. Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Бүген Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский Казанда инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру һәм киләчәккә корылган проектлар белән танышты.