Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы төзелешенең барышы белән танышты

2024 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министры Фәрит Хәнифов белән бергә «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев озатуында федераль автомобиль юлын карап чыктылар, ул Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу юлының эш барышы белән таныштырды. 

«Волга» М-7 трассасының яңа юнәлеше «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Алга таба ул Казан – Екатеринбург – Төмән тизйөрешле маршруты составына керәчәк. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы – ІБ категорияле автомобиль юлларның озынлыгы 81 километр. Объект өч этапка бүленгән. Төп эшләр 26 км дан 55 км га кадәр автомобиль юлының икенче этабында төгәлләнгән инде.

Башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, Илдар Минһаҗев билгеләп үткәнчә, җирлек рельефы һәм гидрологик шартлар аркасында икенче этап ясалма корылмаларның күп булуы белән характерлана. "24 км озынлыктагы участокта белгечләр дүрт полосалы автомобиль юлы, Шәңгәлче авылы янында һәм Чаллы — Әлмәт төбәк юлы белән кисешкән урында ике транспорт чишелеше, шулай ук ике юлүткәргеч төзеделәр. Моннан тыш, күпер төзүчеләр икенче этапта гына да Аланка, Кляткина, Авлашка, Аштылга, Тимерсу елгалары һәм инешләр аша сигез күпер төзеделәр", - дип хәбәр итте ул Татарстан Рәисенә. 

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен транспорт чишелешләрендә электр яктыртырткычлар урнаштырылган. Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу юлларын булдырмау өчен транспорт ташкыннарын металл ике яклы барьер киртәсе белән аерганнар. Сарсаз-Бли, Шәңгәлче, Кәрәкәс торак пунктлары янында тавыштан саклаучы экраннар урнаштырылган. Автомобиль юлының урман массивларын кисеп үтә торган участокларында кыргый хайваннардан саклау киртәләре урнаштырылган.

Икенче этапта кюветлар кору һәм рекультивацияләү эшләре төгәлләнә. Рөстәм Миңнеханов төзелүче урап узу юлының төп юлын йөреп чыкты. Юл өлешендә җир эшләре төгәлләнгән. Автомобиль юлының буй норматив авышлыгын тәэмин итү өчен, җирлекнең кисешкән рельефлы участокларда җир полотносы корылган. Әлеге эшләрнең иң зур күләме биек уң як ярда барган. Биредә юл төзүчеләр 4 млн куб метрдан артык җир эшкәрткәннәр, ә чокырны эшкәртү тирәнлеге 26 метрга җитә. Шулай ук урап узу юлы юл салу һәм асфальт-бетон өслек җәю эшләре дә төгәлләнеп килә. Машина йөрү өлешенең ныклыгын һәм беренче категория параметрларына туры килүен тәэмин итү өчен, асфальт-бетонны гомуми калынлыгы 23 см булган өч катламга салалар. Проект нигезендә урап узу юлында 1,26 млн тонна асфальт-бетон салырга кирәк. Күпер төзүчеләр ясалма корылмаларны тәмамлыйлар. Төзелеп килүче әлеге юл составында 10 күпер, биш транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч һәм биш төрле дәрәҗәдәге кисешү каралган. 14 объектта өслекнең өске катламы салынган, төзекләндерү эшләре төгәлләнә. Иң озын ясалма урап узу юлы корылмасында - Кама аша күпердә - өслек, барьер һәм култыкса коймалары, электр яктырту линияләре, су агызу лотоклары һәм агып төшүләр урнаштыру эшләре алып барыла. Соңрак күпергә юл тамгалары салачаклар һәм юлга билгеләр ясалачак.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу өчен Кама аша күпер төзү - федераль масштабтагы мөһим стратегик проект. "Яңа дүрт полосалы юл республикада транспорт үтемлелеген берничә мәртәбә яхшыртырга һәм Кама кластерын алга таба үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген без заказ бирүченең җайга салынган эше, юл төзүчеләрнең һәм күпер төзүчеләрнең профессиональлеге нәтиҗәсендә мондый колачлы проектны кыска вакыт эчендә тормышка ашырырга мөмкин булуына тагын бер кат инандык», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов күп функцияле ял итү зоналары булган автозаправка станцияләрен карады. Бу юлда шундый 8 мәйданчык (4 көзге) каралган. 2024 елда аларның 4 се (2се көзге) Костенеево һәм Шәңгәлче авыллары янында эшли башлаячак. 2025 елда тагын 2 мәйданчык төзү планлаштырыла. Калган икесен төзү перспективага каралган. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен транспортта урап узу, агломерацияләрнең юл челтәрен бушатып, транзит транспортын шәһәрләрдән чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук әлеге объектны файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә Казан белән Түбән Кама арасындагы юл бер сәгатькә диярлек кыскарачак. Эшләрне 2024 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International