Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.
Утырышта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты. Үз чыгышында министр Татарстан Республикасы автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча инженерлык чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Агымдагы елда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә, 2023 елда Татарстан Республикасы гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында булган юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясады, аларның килеп чыгу сәбәпләре ачыкланды, юл-транспорт һәлакәтләренең туплану урыннары, потенциаль-куркыныч участоклар, һәлакәтләр зоналары һәм аерым юл-транспорт һәлакәтләре булган участоклар билгеләнде. «2023 елда башкарылган юл-транспорт һәлакәтләренә анализ нәтиҗәләре буенча гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында 137 куркыныч участок билгеләнгән. Бүгенге көнгә 136 участокта чаралар тулысынча үтәлгән. Алабуга районында бер объект төгәлләнү стадиясендә-автомобиль юлын реконструкцияләү кысаларында эшләр алып барыла, якынча төгәлләнү вакыты-декабрь ае», - дип хәбәр итте Фәрит Хәнифов.
Министр шулай ук Министрлыкның Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр Министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән берлектә «2024 елга Татарстан Республикасының гомуми кулланылыштагы төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында икенчел юллар, торак пунктлар урамнары кушылган урыннарда, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары һәм мәгариф оешмалары янында ясалма тигезсезлекләр урнаштыру планы» эшләнүен әйтте. «19 муниципаль район территориясендә 96 ясалма тигезсезлек төзекләндерелде - чаралар тулы күләмдә башкарылды. ТР буенча эчке эшләр Министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән тротуарларны төзекләндерү өчен планлаштырылган 13 кишәрлек килешенгән. Бүгенге көнгә чаралар тулы күләмдә гамәлгә ашырылды - төзекләндерелгән тротуарларның гомуми озынлыгы 12 мең погон метр тәшкил итте», - дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов.
Шул исәптән, 2024 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә юл-транспорт һәлакәтләре тупланган урыннарны, потенциаль-хәвефле участокларны, куркыныч зоналарны бетерүгә һәм һәлак булучылар булган юл-транспорт һәлакәтләре урыннарында юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар башкарылды. Моннан тыш, агломерацияләр объектларында ремонт эшләрен башкару кысаларында 1321 данә юл билгеләре, 584 п.м. барьер коймалары, 689 п.м. җәяүлеләр коймалары, шулай ук 2,2 км ясалма яктырту җайланмалары, 11,49 км тротуарлар, 36 данә тукталышлар, шул исәптән 20 җәяүлеләр кичүе һәм19 данә ясалма тигезсезлекләр урнаштыру чаралары башкарылды.