Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 160 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 105 берәмлек хезмәт күрсәтте. Бер тәүлектә 564 тонна ком-тоз катнашмасы, 123 тонна тоз тотылды.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы, аязучан һава торышы көтелә. Урыны белән кар ява. Иртән, көндез аерым районнарда җиңелчә буран булырга мөмкин. Җил көнбатыштан, өньяк-көнбатыштан, 5-10 м/с, урыны белән13 м/с. һава температурасы төнлә -3, -8 гр, өндез 0, -4. Юлларда урыны белән бозлавык.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә хәлләр яхшы.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.