Министрлыкның хезмәтне саклау буенча ведомствоара эш төркеме «Татфлот» оешмасын тикшерде

2024 елның 1 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының хезмәтне саклау буенча ведомствоара эш төркеме эше кысаларында «Татфлот» оешмасына комиссион тикшерү уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге» иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты.

Тикшерү барышында катнашучылар хезмәтне саклау шартларын һәм торышын яхшыртуга, һөнәри куркынычларны киметүгә, куркынычларны кисәтү һәм профилактикалау чараларын гамәлгә ашыруга, шулай ук хезмәткәрләрне зарарлы һәм куркыныч факторлардан саклану чаралары белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International