«РЖД электричкалары» чат-боты «Содружество» шәһәр яны компаниясе полигонында эшен киңәйтәчәк

2024 елның 1 ноябре, җомга

Татарстан, Чувашия, Марий Эл, Мордовия һәм Киров өлкәсендәге шәһәр яны поездлары пассажирлары 2024 елның 1 ноябреннән Telegram мессенджерында «РЖД электричкалары» махсус чат-боты аша юл йөрү өчен түли алачак.

Виртуаль ярдәмче ярдәмендә пассажирлар юл йөрү документларын сатып алудан тыш багаж һәм хайваннарны ташуга квитанцияләр дә рәсмиләштерә алалар. Моннан тыш, чат-ботта әлеге проектның партнеры булган уку йортларында укучы студентлар өчен ташламалы юл йөрү документын рәсмиләштерү мөмкинлеге бар.

Билетны чат-бот аша сатып алу өчен кирәк:

Telegram мессенджерына керергә һәм @bilet_na_elektrichku_bot сылтамасы буенча күчәргә;

- тулы теркәлү узарга;

- бару маршрутын, датасын һәм вакытын сайларга;

- түләүне имин түләүләр системасы аша башкарырга.

Шуннан соң автомат рәвештә билетның штрих-коды киләчәк. Тикшерү вакытында пассажирга «РЖД электричкалары» чат-ботын ачарга һәм анда кассирга электрон документны күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International