Милли юл проекты буенча Кече Шилнә - Зур Шилнә автомобиль юлына капиталь ремонт ясалды

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында кече Шилнә - Зур Шилнә автомобиль юлының км 0,00 -  км 3,06 чакрым аралыгы капиталь ремонтланды. Участокның озынлыгы 3,060 км тәшкил итә, юл IV техник категориягә туры килә.

Объектта калынлыгы 15-20 мм булган 1200м фракцияле кара вак таштан тигезләүче катлам ясау эшләре башкарылган. Шулай ук А32 НТ асфальт-бетоннан өслекнең аскы катламын салу, 24 кв.метрдан артык мәйданда ЩМА-8 вак таш-мастик асфальт-бетон катнашмасыннан өслекнең өске катламын салу һәм юл кырыйларын асфальт-гранулятор белән ныгыту буенча чаралар гамәлгә ашырылды.

Эшләр «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы тарафыннан эшләнде. Әйтергә кирәк, подряд оешмалары расланган проект документациясе, гамәлдәге норматив-техник документация һәм контракт шартлары нигезендә эшләр башкару бурычын үз өсләренә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International