«Росавтотранс» оешмасы шәһәр агломерацияләрендә яшәүчеләрне җәмәгать транспортының сыйфатын бәяләргә чакыра

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

2024 елның 5-15 ноябрендә «Автомобиль транспорты агентлыгы» федераль бюджет учреждениесе (ФБУ «Росавтотранс») транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсен бәяләү өчен социологик сораштыру үткәрә. Сораштыру «Җәмәгать транспортын үстерү» федераль проекты кысаларында үткәрелә, ул Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Имин сыйфатлы юллар» милли проектына керә. 

Инициатива Россиянең шәһәр агломерацияләрендә пассажирлар йөртү сыйфатын яхшырту өчен халыкның транспорт инфраструктурасы һәм хезмәт күрсәтү турындагы фикерен объектив өйрәнүгә юнәлдерелгән.

Сораштыру нәтиҗәләре проект күрсәткечләренә төзәтмәләр кертү һәм җәмәгать транспортын алга таба үстерү буенча карарлар кабул итү өчен кирәкле аналитик хисаплар һәм исәп-хисаплар формалаштырырга ярдәм итәчәк.

Сораштыруда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының сайтында катнашырга мөмкин: https://bkdrf.ru/Reception/SurveyList.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International