Татарстанның төбәк юлларында хәзер 145 берәмлек кар җыю техникасы хезмәт күрсәтә

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 145 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 120 берәмлек хезмәт күрсәтте. Бер тәүлектә 850 тонна ком-тоз катнашмасы, 108 тонна тоз тотылды.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава көтелә. Урыны белән юеш кар, бозлавык. Җил көнбатышка күчеп 9-14 м/с, тизлеге - 15-20 м/с. һава температурасы көндез + 4 гр., кичкә таба -2 гр. кадәр төшә. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә хәлләр яхшы.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Юлларда игътибарлы булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International