Казанда юл илкүләм проекты буенча Галимҗан Баруди урамындагы участок ремонтланды

2024 елның 2 ноябре, шимбә

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында юл хезмәтләре Галимҗан Баруди урамының Краснококшай урамыннан алып Батыршин урамына кадәрге участогын төзекләндерделәр. Ремонтланган участокның озынлыгы 0,380 км тәшкил итте. 

Объектта 5 мең кв.метрдан артык мәйданлы ЩМА-16 югары ныклы вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслек җәелгән, гомуми мәйданы 17 кв. метр булган тротуарлар ремонтланган, 565 погон метр юл ташы һәм 13 погон метр тротуар ташы алыштырылган.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча берничә чара башкарылды. Аерым алганда, 118 юл билгесе куелган, юл билгеләре ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International