«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертүне дәвам итәчәкләр.
Бүген, 23 апрельдә, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә җитештерү җәрәхәтләнү торышы һәм профилактикасы турында» дигән темага киңәшмә узды.
Игътибар итегез, катнашучыларның датасы гына түгел, ә җыелу вакыты да үзгәрде.
2024 елның 23 апреленә төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында 87 616,01 м2 (11 320,78 тн) мәйданда чокыр ремонты башкарылган.
24 апрельдә «Содружество» шәһәр яны пассажирлар компаниясе «Пассажирлар көне» акциясен үткәрәчәк. Чара барышында теләге булган һәркем шәһәр яны тимер юлларында ташуны оештыру буенча сораулар бирә һәм үз тәкъдимнәрен әйтә алачак.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында агымдагы елда Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Мәләкәс авылында Мәләкәс елгасы аша күпер төзелеше башкарылачак.
Икенчел матди ресурсларны хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү дәрәҗәсен арттыру максатыннан Казан, Чебоксар һәм Йошкар-Ола тимер юл вокзалларында махсуслаштырылган фандоматлар эшләвен дәвам итә.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертүне дәвам итәчәкләр.
Татарстан Республикасында 25 апрельдә «Россиядә иң яхшы такси йөртүче» Бөтенроссия конкурсы узачак. Катнашу бушлай.
Автотранспорт чаралары йөртүчеләре 2024 елның гыйнвар-март айларында Горький тимер юлы кичүләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен 76 тапкыр бозган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 44% ка кимрәк.