2025 елда Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында автомобиль юлларын һәм күперләрне норматив хәлгә китерүне гамәлгә ашыруга федераль бюджет акчаларыннан 7 млрд сум каралган.
Республикада юл-төзелеш чаралары исәбенә агломерацияләрдәге автомобиль юлларының һәм Россиянең терәк челтәренә керүче региональ юлларның норматив торышының кимендә 85% саклап калу зарур. Шулай ук, 2030 елга төбәк юлларының 60% норматив хәлгә җиткерү милли максат итеп билгеләнде. Шул ук вакытта 2025 елда республикада юлларның норматив хәле кимендә 52,2% булуга ирешергә кирәк.
Моннан тыш, илкүләм проект буенча интеллектуаль транспорт системаларын үстерү чаралары каралган. 2025 елда светофор объектларын адаптив идарә системасы белән модернизацияләү, аңа транспорт агымы параметрларын мониторинглау һәм видеокүзәтү системасын үстерү керә, бу эшләр Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең светофор объектларында башкарылачак. Бу максатларга федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 97 млн сум җибәреләчәк.