Горький тимер юлы 2024 елда 7 вокзалны яңартты

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Вокзал комплексларын яңарту - Горький тимер юлында өстенлекле бурычларның берсе. Бүген без пассажирларыбыз өчен уңайлы шартлар булдыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Уздырыла торган модернизация күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга һәм спектрын киңәйтергә ярдәм итәр дип ышанам», – дип ассызыклады Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский.

Әйтик, 2024 елда Түбән Новгород вокзалы бинасында аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен көтү зонасы төзекләндерелгән, шулай ук пассажирлар өчен уңайлырак булган навигация системасы үзгәртелгән.

Киров вокзалы бинасына капиталь ремонт тәмамланган, ул шәһәрнең 650 еллыгына үткәрелгән. Фасад, түбә, шулай ук электр җиһазлары һәм яктырткычлар ремонтланган.

Казан вокзалының төп бинасында яңа форматтагы бизнес-зал ачылды. Бу уңайлы җиһазлы күпфункцияле зона, анда һәр кунак фильмны карый яки яраткан сериалны тизйөрешле Wi-Fi ярдәмендә юлга күчереп куя ала. Биредә барлык шартлар тудырылган һәм төрле төркемнәрнең мәнфәгатьләре исәпкә алынган.

Моннан тыш, шәһәр яны бинасында керү урыннары алыштырылган һәм түбә ремонтланган.

Өстәп әйтик, Владимир вокзалындагы 2 нче платформага капиталь ремонт ясалган, шулай ук Яңавыл вокзалында җылыту системасы, Чабаксар вокзалында түбә, Яшел Үзән вокзалында җәяүлеләр күпере ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International