11 гыйнвардан Вознесение трактының икенче этабы буенча йөргән өчен түләү алына башлый

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Вознесение трактының концессионер компаниясе - «Оптима-Технологии» ҖЧҖ юлны түләүле режимда эшләтеп җибәрергә әзер. Вознесение тракты «ирекле агым» киртәсез системасы белән җиһазландырылган, шуның күрә машина йөртүчеләр трассаны тукталышларсыз уза һәм юлны чыкканнан соң түли ала. 2025 елның 11 гыйнварында 23:50 сәгатьтән трассаның рәсми сайты аша түләү мөмкин булачак: https://vtkazan.ru/.

Вознесение тракты (2 этап) түләү алу рамкалары белән җиһазландырылган, анда автомобильнең дәүләт номерын теркәүче камералар урнаштырылган. Компьютер автомобиль классын таный һәм юл йөрү бәясен исәпли. Ул I категорияле җиңел автомобильләр өчен 90 сумнан башлана (биеклеге 2 метрга кадәр булган җиңел автомобильләр), бу категория өчен бәя пик сәгатьләрдә (06:30-09:00 һәм 17:00-19:30) – 150 сум тәшкил итә. Калган транспорт чаралары өчен бәя юлның транспорт белән тулу вакытына бәйле түгел һәм II категорияле автомобильләр өчен 150 сум (биеклеге 2 метрдан 2,6 метрга кадәр булган җиңел автомобильләр), III категорияле автомобильләр өчен 250 сум (ике күчәрле йөк машиналары һәм автобуслар, биеклеге 2,6 метр һәм аннан да күбрәк) һәм IV категорияле автомобильләр өчен 350 сум (өч күчәрле йөк машиналары һәм автобуслар, биеклеге 2,6 метр һәм аннан да күбрәк) тәшкил итә.

Юлда йөргән өчен трассаның рәсми сайтында 5 көн эчендә түләргә кирәк https://vtkazan.ru/, автомобильнең дәүләт номерын күрсәтеп. Тиздән транспондерлар буенча түләү дә эшли башлаячак, бу юл өчен акчаларны автомат рәвештә түләү мөмкинлеген бирәчәк.

Юлда ярдәм алу һәм түләү мәсьәләсе буенча консультация алу өчен кыска номер 0216 (Татарстанның түләүле юллары буенча бердәм ярдәм номеры) гамәлдә.

Билгеләнгән вакытта юл йөрү өчен түләмәгәндә, автомобиль хуҗасы ТР КоАП 5.9 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла. Җиңел автомобильләр өчен штраф суммасы 1500 сум, йөк машиналары һәм автобуслар өчен – 5000 сум.

Вознесение тракты - Казанда 7,6 км озынлыктагы яңа түләүле автомобиль юлы. Юлның һәр якка 3 полосасы бар. Проект Татарстан Республикасы (концедент) һәм «Оптима-Технология» ҖЧҖ (концессионер) арасында төзелгән концессион килешү кысаларында гамәлгә ашырыла. Түләүне «Бердәм оператор» «ҖЧҖ тәэмин итә.

«Бердәм оператор» интеллектуаль транспорт системаларын проектлауны, булдыруны һәм эксплуатацияләүне, кулланучыларга үзара бәйләнешне һәм мәгълүмат бирүне гамәлгә ашыра, куркынычсызлыкны һәм юлда ярдәм күрсәтүне тәэмин итә. Предприятие киртәсез (Free-Flow) «ирекле агым» түләү системасы проектларын гамәлгә ашыра, шулай ук юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасына хезмәт күрсәтә.

«Оптима-Технология» ҖЧҖ – Вознесение трактының концессионер компаниясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International