Фәрит Хәнифов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында республикадагы өч баланың хыялларын тормышка ашырды

2024 елның 28 декабре, шимбә

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты. Бүген ул Татарстаннан өч баланың яңа ел хыялларын тормышка ашырды.

"Яңа ел - ул үзенчәлекле бәйрәм, могҗизалар һәм тылсым вакыты. «Теләкләр чыршысы» акциясе ярдәмендә без хыялларны тормышка ашырабыз. Балалар бүләкләр генә түгел, онытылмаслык якты хисләр дә алалар. Без аларга үзебезнең җылылыбызның бер өлешен бирәбез, ә алар үз чиратында бу җылылыкны әйләнә — тирәдәгеләр белән бүлешә», - дип билгеләде Минтранс башлыгы.

Министр Казаннан күп балалы Брюхановлар гаиләсендә кунакта булды. Ул 11 яшьлек Кристианга һәм җиде яшьлек Кириллга Яңа ел бүләкләре тапшырды. Яңа елга Кристиан биек ясалма чыршы алырга хыяллана, ә Кирилл — аквапаркка бөтен гаиләсенә билетлар алырга тели. Фәрит Хәнифов аларның теләкләре язылган открыткаларны ТР Дәүләт Советы бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысыннан алуы турында сөйли.

"Без көтмәгән идек. Беренче тапкыр «Теләкләр чыршысы»нда катнаштык. Беркайчан да бернәрсә дә отмадык, хәтта хыялланмадык та. Шулай да могҗизалар була. Сез шундый бәйрәм кәефе һәм, иң мөһиме, әкияти кәеф тудырдыгыз", - дип рәхмәт белдерде министрга малайларның әнисе Юлия Брюханова.

Миндортранс башлыгыннан тагын бер бүләкне бүген республиканың Питрәч районыннан ун яшьлек Елизавета Шевченко алды. Ул бортпроводникларның эше белән танышырга хыяллана иде. Бу теләкне тормышка ашырырга шулай ук «Nordwind Airlines» авиакомпаниясе һәм «Казан» халыкара аэропорты ярдәм итте.

"Миңа бик ошады. Миңа стюардессаларның ничек эшләвен күрсәттеләр, мин пилот кабинасында булдым. Бу хакта күптән хыялландым, чөнки миңа самолетлар бик ошый", - дип уртаклашты экскурсиядән соң Елизавета.

Эльза Шевченко кызына хыялын тормышка ашырганы өчен рәхмәт белдерде. "Без зур тәэсир астында калдык. Самолет белән Елизавета ике ел элек, Санкт-Петербургка операциягә очканда танышкан иде. Очыш вакытында аңа барысы да кызык булды, күп сораулар бирде. Аннары ул интернетта пилотның самолетны кырда утыртуы турындагы видеоны карады. Һәм бу һөнәр белән тагын да күбрәк кызыксынды", - дип билгеләде ул.

Бүләккә кыз шулай ук куллар өчен мозаика, ә аның өч яшьлек энесе — балалар тимер юлы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International