Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзер 400 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 259 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Бер тәүлектә 4738 тонна ком-тоз катнашмасы, 130 тонна тоз, 29 тонна тоз эремәсе тотылган.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә хәлләр нормаль.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем яңгыр һәм юеш кар фаразлана. Кайбер районнарда буран, төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән тизлеге 16-21 м/сек кадәр. Көндез һава температурасы 0 гр. +2 гр. кадәр. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре булу ихтимал.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.