Региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында хәзер 374 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2025 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзер 374 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 253 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. Бер тәүлектә 5223 тонна ком-тоз катнашмасы, 137 тонна тоз, 68 тонна тоз эремәсе тотылган. 

Исегезгә төшерәбез, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тотуга 1 109 берәмлек махсуслаштырылган юл машинасы җәлеп ителгән. 

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International