Хөкүмәт йортында юл-төзелеш сезоны турында йомгаклау брифингы узды

2024 елның 31 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Татарстанда түләүле юлларны файдалануга тапшыру һәм 2024 елда юл-төзелеш сезоны нәтиҗәләре турында» дигән темага брифинг узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы урынбасары Алмаз Галиев, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев, «Автострада» АҖ генераль директоры Александр Комлев, «Оптима-технологияләр» ҖЧҖ директоры Рөстәм Рәфиков, «Бердәм оператор» ҖЧҖ генераль директорының эксплуатацияләү буенча урынбасары Дмитрий Панфилов катнаштылар.

Брифинг барысы өчен дә күңелле сюрприздан башланды – чарада Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин булды. Ул барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Аннары брифингның рәсми өлешендә Фәрит Хәнифов юл тармагында уздырылган чаралар турында сөйләде. Татарстан Республикасы территориясендә эре инфраструктура проектлары төзелде, болар республиканың Яр Чаллы һәм Түбән Кама сәнәгать шәһәрләрен урап уза торган 81,1 километр озынлыктагы «Идел» М-7 автомобиль юлы участогы төзелеше, «Зур Яшел Үзән» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 6,63 километр озынлыктагы автомобиль юлы һ.б. Шулай ук Казанда 11,35 км озынлыктагы Горький шоссесы реконструкцияләнде. Татарстан Республикасы транспорт министры эре автомобиль юлларын төзегәндә төбәк юллары зыян күргәнен, аларны төзекләндерергә кирәклеген билгеләп үтте: "Интенсив эксплуатация безгә тиз темплар белән, нибары бер-ике ел вакыт  эчендә ватылган юлларны ремонтларга, норматив хәлгә китерергә кирәклегенә китерде. Бу да зур эш күләме, аны үзебезнең дәүләт юл хезмәте аша үткәрәчәкбез".

Билгеләп үтик, М-12 автомобиль юлыннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә түләүле автомобиль юллары гамәлгә ашырылды. Татарстан Республикасында дәүләти-хосусый партнерлык кысаларында 145 км озынлыктагы «Алексеевск-Әлмәт» участогында «Шәле – Баулы» автомобиль юлы төзелеше тәмамланды. Казан шәһәрендә 7,6 км озынлыктагы Вознесение трактының 2 этабы тәмамланды (Казан шәһәренең Җиңү Проспекты урамыннан ТР Питрәч районының М-7 «Идел»гә кадәр). Нәтиҗәдә республикада түләүле автомобиль юлларының озынлыгы 300 км чамасы тәшкил итте.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында да чаралар үтәлде. Гомуми озынлыгы 106 км дан артык булган региональ һәм җирле әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында эшләр башкарылды. Региональ юлларда 53 юл участогында 73,2 км, Казан агломерациясендә - 10 юл участогында 8,8 км, Яр Чаллы агломерациясендә - 5 юл участогында 12,9 км һәм Түбән Кама агломерациясендә - 2 юл участогында 7,9 км ремонтланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International