Nordwind авиакомпаниясенең даими рейсларының уртача йөкләнеше 90% җиткән

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы башкаласының база ташучысы-Nordwind авиакомпаниясе төбәк маршрутларын үстерүгә игътибарын саклап калуны уңышлы дәвам итә. 2024 елда эчке төбәк юнәлешләре өлеше, Мәскәүдән тыш, 83% тәшкил итте, 2021 ел белән чагыштырганда очышлар күрсәткечен 29 процент пунктка арттырды.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Nordwind Airlines һәм Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты, очыш программасын киңәйтүгә басым ясап, хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Узган ел авиакомпания Казаннан юнәлешләр санын 24 кә җиткергән һәм үз рейсларында 1 398 000 нән артык пассажир ташыган.

Соңгы елларда Nordwind «Казан» аэропортыннан бик күп яңа рейслар ачты, алар арасында Барнаул, Томск, Кемерово, Махачкала бар. Ул гына да түгел, кайбер маршрутлар Казан өчен яңага әйләнде: Иркутск, Новокузнецк, Улан-Удэ, Владикавказ, Якутск һәм Грозныйга.

Моннан тыш, аэропорт белән берлектә, авиакомпания Казанда пассажирлар ташу эшен җәелдерә  алган, нәтиҗәдә Nordwindның кайбер юнәлешләрендә трансфер пассажирлары өлеше 46% ка җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International