2024/2025 елларның кышкы сезоны башыннан Горький тимер юлы станцияләреннән һәм перегоннарыннан 350 мең куб.м чамасы кар чыгарылган. Бу чорда 1 меңгә якын рейс башкарылган.
2024 елның ноябрь-декабрь айларында кар җыю техникасы белән 15 мең километрдан артык юл чистартылган. 13-20 декабрьдә иң күп кар чыгарылган.
Горький тимер юлларында җыештыру өчен 103 берәмлек махсуслаштырылган техника җәлеп ителгән. Моннан тыш, тимер юлчылар юлдан җыелган кар катламын бушату өчен махсус билгеләнгән 1130 урын әзерләгәннәр.
Кышын Горький магистралендә эшләгәндә пассажирлар комплексына аерым игътибар бирелә. Пассажирлар йөртүнең уңайлы шартларын тәэмин итү өчен шәһәр яны хәрәкәтчән составына да, еракка йөрүче поездлар вагоннарына да комплекслы техник хезмәт күрсәтелә. Вокзал комплексларын җылыту системасы җайга салынган.
Горький тимер юллары хезмәткәрләре подряд оешмалары белән берлектә вокзал һәм станция территорияләрен көн саен кардан һәм боздан чистарталар, платформаларга ком һәм реагентлар сибәләр. Платформаларның санитар торышын контрольдә тоту участок башлыклары һәм машинистлар тарафыннан алып барыла. Шулай ук контакт челтәренең бозлануына каршы автоматик системаның эшләве җайга салынган.