Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 20 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 65 очрагы, 104 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 627 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 52 очрагы теркәлгән.
ТР Тукай муниципаль районында 27 нче июньнән алып 15 нче июльгә кадәр ремонт эшләре бару сәбәпле “Яр Чаллы-Сарман” автомобиль юлының 6,5 чакрымыннан алып 13 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
10 нчы июльгә кадәр тимер юлчылар транспорт полициясе хезмәткәрләре белән берлектә балалар уйнау урыны итеп яисә экстремаль кызыксынулар өчен ешрак сайлый торган тимер юл объектларында рейдлар үткәрәчәкләр.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер һәм 14 халыкара рейслар. 3809 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3088 кеше килгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 40 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 63 очрагы, 87 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 624 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
16-20 һәм 23-27 июльдә 6571 нче номерлы Дружинино-Красноуфимск шәһәр яны поезды үзгәргән җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк.
30 нчы июньдә 6425 нче номерлы Нократ Аланы-Казан шәһәр яны поезды үзгәргән җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк.
27 һәм 29 нчы июньдә 6878/6877 нче номерлы Ижевск-Балезино шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 67 очрагы теркәлгән.