Совет утырышында “РТЮ” ААҖнең, филиалларының, ярдәмче һәм бәйле җәмгыятьләренең җитәкчеләре, Идел буе федераль округы ведомстволары, РФ субъектларының дәүләт хакимият органнары, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенең төбәк бүлекчәләре, сәүдә-сәнәгать палаталары вәкилләре, йөк җибәрүчеләр һәм кабул итүчеләр катнашты.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, ГТЮ хезмәт күрсәткән алты Россия Федерациясе субъектларында, 2016 нчы елның беренче кварталында җитештерүнең үсеше билгеләп үтелде. Тулаем алганда, Идел буе федераль округы буенча аның кимүе күзәтелсә дә.
Биш ай нәтиҗәләре буенча Татарстан, Мордовия, Пермь крае һәм Киров өлкәсендә җитештерүнең артуы билгеләнде. Кимүе – Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләрендә.
Транспорт хезмәте күрсәтү буенча Горький территориаль үзәге начальнигы Дмитрий Козлов үз чыгышында “РТЮ” ААҖнең тимер юл транспортында йөк ташу юнәлешен үстерү буенча зур эш алып баруы турында ассызыклады. “Грузовой экспресс” форматында Залецино һәм Костариха станцияләреннән яңа маршрутлар оештыру планлаштырыла.
“Доскино” терминалы кебек терминал-склад комплексларын булдыру да хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыруга булыша.
Төбәк координацияләү советында катнашучылар фикеренчә, перспективалы төбәк проектлары нигезенә тимер юл инфраструктурасы төзүне һәм үстерүне салырга кирәк. Бу очракта, предприятиедгә сату базарын киңәйтү ихтияҗы туганда, инфраструктураның булмавы яисә үсешенең кирәгенчә бармавы бизнесны үстерү өчен каршылык булмаячак.