Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Болгар ислам академиясен төзүгә һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча республика акциясенә кушылды. Хезмәткәрләрнең бер көнлек хезмәт хакы тарих һәм мәдәният ядкәрләрен торгызу буенча "Яңарыш" республика фондына кучерелде.