23 нче июньдә республика юлларында 716 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2016 елның 24 июне, җомга

Үткән тәүлектә республикада 16 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 20 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 55 очрагы, 96 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 716 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Июньнең 23 көне эчендә республикада 321 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 41 кеше һәлак булган һәм 376 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International