Министрлыкта дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифаларын биләүгә бәйге үткәрү буенча комиссия утырышы булып узды

2016 елның 24 июне, җомга

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында министр урынбасары Андрей Егоров рәислегендә дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифаларын биләүгә бәйге үткәрү буенча комиссия утырышы булып узды.

Бәйге ике дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифасы – автомобиль юллары бүлегенең әйдәп баручы консультанты һәм транспорт идарәсе тимер юл транспорты бүлегенең әйдәп баручы белгеченә үткәрелде.

Бәйге процедуралары һәм кандидатларны бәяләү нигезендә җиңүчеләр итеп Нелля Әхтәмова һәм Павел Ступников танылды.

Бәйге комиссиясе карары буенча Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервына Регина Гыйләҗева кертелде.

Котлыйбыз сезне, хезмәттәшләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International