Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы давыл турында кисәтә

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе  мәгълүматлары буенча 22 нче июньдә кичен һәм 23 нче июньдә төнгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә актив фронталь бүлешү үткән вакытта урыны белән яшенле яңгырлар, көчле яңгыр, боз явымы, 19-24 м/с кадәр давыллы җил исеп китүләр көтелә. 23 нче июньдә көндез республикада үзгәрүчән һава калып торачак, урыны белән яңгыр һәм яшенле яңгырлар үтеп китеп, 15-20 м/с кадәр кыска вакытлы төньяк-көнбатыш җил көчләнүе көтелә.

Көтеләчәк һава торышын исәпкә алып, юл-транспорт һәлакатләре саны артуы, барлык төр транспортта шәһәрара рейсларның тоткарлануы мөмкин. Һава һәм елга транспорты җитәкчеләренә аеруча игътибар бирергә кирәк.

Транспорт чаралары йөртүчеләренә юлларда игътибарлы булырга һәм тиешле тизлек режимын сайларга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International