Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 24 июне, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 14 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 76 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер һәм 20 халыкара рейслар. 3848 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3462 кеше килгән.

 

24 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +22 - +27 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International