Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 47 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер һәм 15 халыкара рейслар. 3281 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3435 кеше килгән.
23 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +22 - +27 гр.