ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2016 ел
җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 88 очрагы теркәлгән.


14
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

          Гыйнвар-июнь айларында “Бигеш”  халыкара аэропорты 162 698 пассажирга хезмәт күрсәткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 процентка күбрәк.

Татарстан Республикасы территориясендә 29 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 42 очрагы, 101 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 714 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер һәм 10 халыкара рейслар. 3390 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3469 кеше килгән.


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 17 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 55 очрагы, 77 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 676 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Горький тимер юлында агымдагы елның июнь аенда 2,6 миллион тонна йөк төялгән, бу узган елның июнь ае күрсәткечләреннән 8,7% югарырак.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.

Горький тимер юлының Балезино-Бабаево полигонында тәҗрибә итеп авырлыгы 12,6 тоннага кадәр булган кушма йөк поездлары җибәрелде.

10 нчы июньнән алып 10 нчы июльгә кадәр барлыгы 3700 рейд башкарылган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә тимер юл транспорты объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучы 1200 кеше ачыкланган, шул исәптән 391 балигъ  булмаганнар.


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 26 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 66 очрагы, 62 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 543 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International