13 нче июльдә республика юлларында 714 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

 

Үткән тәүлектә республикада 22 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 23 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 29 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 42 очрагы, 101 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 714 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Июльнең 13 көне эчендә республикада 188 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 21 кеше һәлак булган һәм 233 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International