Горький тимер юлында агымдагы елның июнь аенда 2,6 миллион тонна йөк төялгән, бу узган елның июнь ае күрсәткечләреннән 8,7% югарырак.
Тәүлегенә уртача 86,6 мең тонна йөк төялә. Йөк әйләнеше июньдә 18,7 миллиард тарифлы тонно-километр (2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5% артыграк) тәшкил итте.
Алты ай эчендә 15,5 миллион тонна йөк төялгән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 0,7% югарырак.
Горький тимер юлында ел башыннан алып 6,5 миллион тонна нефть продуктлары, 1091,1 мең тонна кара металл, 1016,9 мең тонна химик ашламалар, 1156,6 мең тонна химикатлар, 452,3 мең тонна төзелеш йөге, 652,1 мең тонна промышленность чималы, 835 мең тонна цемент, 1879,8 мең тонна урман йөге төялгән.
Ел башыннан алып йөк әйләнеше 107,6 миллиард тарифлы тонно-километр тәшкил иткән.