Горький тимер юлында травма алу очракларын кисәтү айлыгының нәтиҗәләре чыгарылды

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Горький тимер юлында гражданнарның тимер юлларда травма алу очракларын кисәтү буенча айлык узды. 10 нчы июньнән алып 10 нчы июльгә кадәр тимерюлчылар һәм транспорт полициясе хезмәткәрләре тимер юл объектларында рейдлар оештырдылар. Барлыгы 3700 рейд башкарылган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә тимер юл транспорты объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучы 1200 кеше ачыкланган, шул исәптән 391 балигъ  булмаганнар.

Ай дәвамында 19400 белешмәләр таратылган, 21300 кешегә 6000 әңгәмәләр, 600 лекцияләр үткәрелгән, тимер юл транспортында куркынычсызлык кагыйдәләре турында 325 тапкыр фильм күрсәтелгән. Балаларны сәламәтләндерү лагерьларында тимер юлда үзеңне тоту нигезләре турында ачык дәресләр уздырылган.

2016 нчы елның башыннан алып Горький тимер юлында 97 тапкыр гражданнарның травма алу очрагы булган, шул исәптән 14 очрагы балигъ булмаганнар белән.

Горький тимер юлы искә төшерә: тимер юл транспортында кагыйдәләрне үтәү гражданнарның гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калуның нигезе булып тора. Тимер юл – куркыныч зона, биредә аеруча игътибарлы булырга кирәк!



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International