ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер һәм 16 халыкара рейслар. 3407 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3778 кеше килгән.


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

Канаш-Траки аралыгындагы тимер юлны капиталь ремонтлау сәбәпле 6502 нче номерлы Канаш-Чабаксар поезды 2016 нчы елның 26 һәм 29 июлендә җәдвәлдән чыгарыла.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 254 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

 

“Россия тимер юллары” ачык акционерлык җәмгыяте экологик юнәлешле компания буларак, бүлеп бирелгән полосаны карап тотуны контрольдә тоту максаты белән даими рәвештә тимер юл инфраструктурасында комиссия тикшерүләре үткәрә.

 

2016 нчы елда Котельнич, Яшел Үзән һәм Глазов вокзаллары видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылачак. Котельнич һәм Яшел Үзәндә видеокүзәтү системаларын урнаштыру “Транспорт иминлеге” инвестиция программасы белән каралган, Глазовта вокзал комплексын төзекләндерү кысаларында планлаштырылган.

Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер һәм 10 халыкара рейслар. 2820 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2863 кеше килгән.


15
июль, 2016 ел
җомга

18 нче июльдән алып 30 нчы августта кадәр Яр Чаллыдагы Кама елгасы аша үтүче күпернең түбәнге аралыгы буенча транспорт хәрәкәте туктатылачак.

2015 нче елның 17 июлендә яңа Татарстан авиакомпаниясе ЮВТ АЭРО Бөгелмәдән Мәскәүгә беренче рейсын башкарган. Авиакомпания паркы ул вакытта Bombardier Канада компаниясенең өч CRJ 200 очкычынннан торган.

Татарстан Республикасы территориясендә 18 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 63 очрагы, 86 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 773 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Горький тимер юлы беренче яртыеллыкта 1544 кушылган поезларга хезмәт күрсәткән, бу 2015 нче елның гыйнвар-июнь айларына караганда 2,2 тапкырга күбрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International