11 нче июльдә республика юлларында 543 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Үткән тәүлектә республикада 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 15 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 26 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 66 очрагы, 62 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 543 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Июльнең 11 көне эчендә республикада 151 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 17 кеше һәлак булган һәм 194 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International