Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер һәм 13 халыкара рейслар. 3227 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3193 кеше килгән.
13 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез кайбер районнарда яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +23 - +28 гр.