“Бигеш” халыкара аэропорты пассажирлар агымын арттыра

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Гыйнвар-июнь айларында “Бигеш”  халыкара аэропорты 162 698 пассажирга хезмәт күрсәткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 процентка күбрәк.

 

Агымдагы елның беренче алты ае нәтиҗәләре буенча иң зур пассажирлар агымы Мәскәү (136 668 пассажир), Истанбул (8 713 пассажир) һәм Санкт-Петербург (2 882 пассажир) юнәлешләрендә теркәлгән.

Җәйге яллар башлану чоры белән Россиянең көньягына таба пассажирлар агымы артты. Җәйге сезон башыннан “Бигеш” аэропортыннан Сочи, Анапа һәм Симферополь юнәлешендә 6 688 пассажир очкан. Эчке авиалинияләрдә пассажирлар агымы үсү Симферополь һәм Самарага субсидияләнүче рейслар ачу белән бәйле. Субсидияләнүче юнәлешләрдә сәфәр кылган пассажирларның саны 1090 кеше тәшкил итте. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның июнь аенда “Бигеш” халыкара аэропортыннан “Ижавиа” авиакомпаниясенең Түбән Кама-Симферополь рейсы ачылды, аңа билетлар дәүләт белән субсидияләнә һәм ташламалы категорияле гражданнар да сатып алырлык бәядә.

Халыкара пассажирлар агымы ярты елда 8 713 пассажир тәшкил иткән. Бүгенге көндә “Бигеш” аэропортыннан Истанбулга атнага ике тапкыр даими рейслар башкарыла. Истанбулга атна саен башкарыла торган өченче рейс ачылу сәбәпле август аенда пассажирлар агымы арту көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International