Горький тимер юлында юлларның үткәрү сәләтен арттыру өчен массасы 12,6 тонна булган икеләйтелгән поездлар хәрәкәтенә тест уздыралар

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

 

Ремонтлау, реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча эшләрнең күләме арту шартларында, авыр йөкле составларның хәрәкәте үсеше   тимерюлчыларның мөһим бурычына әверелә. Юлларның үткәрү сәләтен арттыру буенча чараларның берсе булып икеләйтелгән яки кушма поездларны үткәрү тора. Горький тимер юлының Балезино-Бабаево полигонында тәҗрибә итеп авырлыгы 12,6 тоннага кадәр булган кушма йөк поездлары җибәрелде.

Арттырылган авырлык белән поездлар Горький, Төньяк һәм Октябрь тимер юллары территорияләрендә йөриләр. Мондый поездларны Горький тимер юлында Удмуртиянең Балезино станциясендә һәм Кировтагы Лянгасово станциясендә формалаштыралар.

“Тяжеловес” ике кушма поездан тора, шуңа күрә локомотив биредә ике: составның башында һәм уртасында. Мондый поездларны йөртү махсус җаваплылык һәм профессиональлек таләп итә. Шуңа күрә кушма поездлар белән иң югары квалификацияле машинистлар идарә итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International