Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 74 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер һәм 10 халыкара рейслар. 3390 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3469 кеше килгән.
14 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +25 - +30 гр.