ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

 

Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 16 халыкара рейслар. 3067 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2859 кеше килгән.


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 17 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 39 очрагы, 32 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 363 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

 

2016 нчы елның 10-31 октябрендә 6326 нчы номерлы Албаба-Казан поезды Албаба-Свияжск (21.13-21.51) маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 263 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 42 очрагы теркәлгән.

 

Оператив мәгълүматлар буенча, Горький тимер юлында 2016 нчы елның сентябрендә 2,6 млн. тонна төрле йөк төялгән, бу узган елның сентябре күрсәткечләреннән 3% ка югарырак, ягъни, 77,5 мең тоннага.


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 

4 һәм 5 октябрьдә “Казан” халыкара аэропортында Казанның Конфедерацияләр Кубогы-2017 чараларын уздыруга әзерлек дәрәҗәсен  билгеләү мәсьәләсе буенча семинар узды.

4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән бәйле рәвештә, ФПК АҖ (“РТЮ” ААҖнең бүлендек җәмгыяте) булачак ял көннәренә пассажирлар артуын фаразлый.

РТЮның “Поезга билетлар” рәсми мобиль кушымтасы аша, сервис эшли башлаганнан бирле, 322 меңгә якын билет рәсмиләштерелгән.

 

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 9 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 39 очрагы, 30 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 328 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 19 халыкара рейслар. 3408 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3168 кеше килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International