РТЮның “Поезга билетлар” рәсми мобиль кушымтасы аша, сервис эшли башлаганнан бирле, 322 меңгә якын билет рәсмиләштерелгән. Исегезгә төшерәбез, кушымтаны агымдагы елның 28 нче февраленнән Google Play һәм Play Market кибетләрендә Android платформасында смартфоннарга һәм планшетларга бушлай йөкләп алырга мөмкин.
Кушымта ярдәмендә еракка йөрүче поездлар җәдвәлен карарга, билетлар сатып алырга һәм элегрәк алынган юл йөрү билетлары турында мәгълүматны тикшерергә була. Билет сатып алганда комиссия түләтелми, кушымтадагы бәяләр РТЮ рәсми сайтында күрсәтелгән бәяләр белән туры килә. Билет өчен түләү банк картасы аша башкарыла.
Уңайлы функцияләрнең берсе – мобиль җайланмада пассажирның фамилиясен, исемен, әтисенең исемен һәм паспорт мәгълүматларын саклап калу мөмкинлеге бар, икенче тапкыр билет сатып алганда мәгълүматларны кабат кертү кирәкми. “Поезга билетлар” мобиль кушымтасы РТЮ сайтын кулланучылар белән бердәм базага ия, әгәр кулланучы элек сайтта электрон билетлар алган булса, мобиль кушымтада теркәлү таләп ителми.