Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 270 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 15 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 19 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 16 халыкара рейслар. 3067 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2859 кеше килгән.
10 нчы октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, кайбер районнарда яңгыр, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +3 - +8 гр.