ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Министрлыкның рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә (http://mindortrans.tatarstan.ru/rus/opros_po_borbe_s_korupciey.htm) тармак буенча коррупциоген факторларны һәм Татарстан Республикасысы министрлыклары, ведомстволары һәм учреждениеләре арасында гамәлгә ашырыла торган чаралар буенча тикшеренүләр үткәрелә.

 

2 шәһәр яны поездының хәрәкәт итүе 6 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр озайтыла.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 272 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 11 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 45 очрагы, 35 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 396 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

 

2016 нчы елның гыйнвар-сентябрь айларында ГТЮ 33 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән (2015 елның гыйнвар-сентябрь айларына караганда 0,7% кимрәк).

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре үткән шимбәдә Татарстан өчен традициягә кереп киткән “Агачлар утырту көне” табигатьне саклау акциясендә актив катнаштылар.

 

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 12 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 55 очрагы, 31 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 352 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

 

5 нче октябрьдә "Россия" авиакомпаниясе Ларнакага (Кипр утравы)  чартер рейслар башкарырга керешә.

 

Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 18 халыкара рейслар. 2998 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3153 кеше килгән.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 262 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 35 очрагы теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International