Ноябрь бәйрәмнәренә еракка йөрүче 76 өстәмә поезд билгеләнгән

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән бәйле рәвештә, ФПК АҖ (“РТЮ” ААҖнең бүлендек җәмгыяте) булачак ял көннәренә пассажирлар артуын фаразлый. Шуңа күрә поездларның  өстәмә рейсларын билгеләү буенча эш алып барыла.

Илебез төбәкләрендә пассажирлар агымының “пигы” 3 ноябрьдә көтелә, кире юнәлештә иң зур пассажирлар агымы 6 ноябрьгә туры киләчәк. Бу чорга барлыгы 76 поезд рейсларын билгеләү планлаштырылган.

Өстәмә поездлар традиция буенча түбәндәге иң популяр маршрутларда хәрәкәт итәчәк: Мәскәү, Санкт-Петербург, Мурманск, Бөек Новгород, Белгород, Иске Оскол, Чебоксар, Казан, Самара, Ульяновск һәм башка шәһәрләр. Төньяк башкаладан өстәмә рейслар Мәскәү, Курск, Осташков, Брянск, Ижевск һәм Адлер юнәлешләрендә билгеләнгән. Өстәмә поездлар шулай ук Владикавказ-Адлер-Минераль Су һәм Ростов-Адлер маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк.

Ерак араларга йөрүче поездларда урыннарның тулуын компания хезмәткәрләре оператив рәвештә тикшереп торачак. Пассажирлар агымы арткан очракта өстәмә поездлар санын арттыру, йә билгеләнгән составларны тулыландыру турында карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International