5 нче октябрьдә республика юлларында 328 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

 

Үткән тәүлектә республикада 17 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 18 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 9 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 39 очрагы, 30 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 328 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Октябрьнең 5 көне эчендә республикада 99 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 6 кеше һәлак булган һәм 109 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International