Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 275 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 26 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 19 халыкара рейслар. 3408 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3168 кеше килгән.
6 нчы октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +8 - +13 гр.